С днем матери
Әниләр көне белән🌸
Чын күңелдән барлык әниләрне бу матур бәйрәм белән котлыйсы килә❤️ Сау-сәләмәт, үрнәк булып, матур, бәхетле киләчәк телибез hәммәгезгә❤️
Ана яши җирдә бала өчен,
Гомер буе булып терәге.
Аккан суга, янган утка керә,
Бала өчен тибә йөрәге.
Бер минут та истән чыгармый ул,
Гомер биргән сөю җимешен.
Җаны белән тоеп яши Ана
Баласының йөрәк тибешен.
Ана күңеле — диңгез. Бар да сыя:
Борчулар да, шатлык — барсы да.
Сөенечле язлар, якты җәйләр,
Көзе-кышы, моңы-зары да.
Дулкынлана диңгез. Баласының
Борчуларын күрсә, хафадан.
Баласына гомер, тәүфыйк сорап.
Яши ана һәркөн Алладан.
Балалары шатлык бүләк итсә.
Йөрәгенә сыймый сөенеч.
Яшәтәсе иде Әниләрне,
Китермичә һич тә көенеч!
#Татарскийтеатр#Дюртюлинскийтатарскийтеатр#Дюртюли#Башкортостан#әниләр#әни#яратам
Пост опубликован: 28.11.2021 10:02:05 Количество просмотров: 810
Сторонние ресурсы
Вмузей
YouTube-канал
Одноклассники
ВКонтакте
АИС "ЕДИНОЕ ИНФОРМАЦИОННОЕ ПРОСТРАНСТВО В СФЕРЕ КУЛЬТУРЫ"